Бәрәңгесе дә уңган, чөгендере дә ис китәрлек!

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Барлык хуҗалыкларда да силоска кукуруз салу эшләре бара. «Кама» агрофирмасы шикәр чөгендерен җыюны дәвам итә. Шулай ук «Ярыш», «Гигант», Вилданов, Рушан Гайниев КФХларында, Борды хуҗалыгында көзге культураларны чәчүне тәмамладылар. Миңнеханов крестьян-фермер хуҗалыгында исә бәрәңге һәм аш чөгендере җыюга керештеләр, дип хәбәр итте хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов.

Шул ук көнне без фермер Минталип Миңнехановның хуҗалыгына чыктык.

– Эшнең тыгыз чагы әле. Ашап алырга да вакыт юк, – дип каршы алды безне эш урынында Минталип Исмәгыль улы. – Хәзер басудан бәрәңгесен, чөгендерен төягән машиналар кайта, шуларны каршы аласым бар, – дип ул безне үз артыннан алып китә.

Бергәләп хуҗалыкның кабул итү, сортировкалау, яшелчә саклагычларына узабыз. Биредә эшчеләр тик тормый: бушатылган бәрәңге, аш чөгендерен хатын-кызларның җитез куллары белән тиз эшкәртә.

– Бездә төп хезмәткәрләрдән башка вакытлыча ялланып эшләүче шәһәр кешеләре дә бар. Үзебезнең төп хезмәткәрләребез 10 кеше һәм яллы эшчеләр дә 10га якын. Сезонлы хезмәткә нәкъ менә үзебезнең ил гражданнарын алырга, аларны өстәмә эш, хезмәт хакы белән тәэмин итәргә тырышабыз. Күрше Үзбәкстан, Таджикстан кебек илләрдән килүчеләрне урнаштырмыйбыз. Яллы Бәрәңгесе дә уңган, чөгендере дә ис китәрлек! эшчеләргә эш төренә карап, көненә 2500-3000 мең сум хезмәт хакы түлибез, – дип әйтеп үтте фермер, сортировкадагы хезмәткәрләрнең эшен тикшереп.

Аннары Минталип Исмәгылевич белән басуга таба юл алабыз. Барган арада яшелчә уңышы һәм башкасы турында да сөйләшеп алырга өлгерәбез.

– Бәрәңге 80 гектарда, аш чөгендере һәм кишерне 10 гектарда утырттык. Чөгендерне ала башлауга бүген өч көн, уңышы әйбәт – гектарыннан 40 тоннага кадәр чыга, ә бәрәңге алырга керешкәнгә икенче көн генә әле. Башта орлык фондын җыеп алабыз, аннары азыкка дигәненә керешәбез, Алла теләсә, – диде Минталип Миңнеханов.

Фермер сүзләренә караганда, яшелчә басуында әлеге вакытта ике комбайн, дүрт йөк машинасы эшли. Алар комбайннары җыеп алган уңышны тиз арада базага алып кайтып бушаталар да янә басуга юл алалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International