Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш фонды " Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акиясен үткәрүдә мөмкин кадәр ярдәм күрсәткән барлык катнашучыларга һәм хәйриячеләргә рәхмәт белдерә. Акцияне оештыручыларның һәм катнашучыларның бурычы-мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, мәктәп укучысының тормышындагы иң мөһим көн бәйрәм булсын өчен.
Акцияне үткәрүдә Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре физик затлары, оешмалары, предприятиеләре катнашты. Предприятиеләр арасында ПАО КАМАЗ. Акционерлык җәмгыяте тарафыннан 50 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Акциягә финанс ярдәме районның күп кенә гаиләләренә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде.