Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яшь Управдом» Россиякүләм бәйгесе старт алды

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

6нчы сентябрьдән Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яшь Управдом — уңайлы яшәү урыны булдыручы» дигән Россиякүләм бәйге старт алды. Бу хакта Чаллы шәһәре сайты хәбәр итә.

Конкурсның максаты — балалар һәм яшьләрнең гражданлык активлыгын үстерү, шулай ук аларның уңайлы һәм куркынычсыз яшәү мохитен формалаштыруда катнашу мөмкинлеген булдыру.

Бәйге 3 яшь категориясе буенча үтә:
— 10-13 яшь — «Домовёнок» категориясе;
— 14-17 яшь — «Яшь управдом» категориясе;
— 18-25 яшь — «Шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү өлкәсендә яшь белгеч» категориясе.

Сентябрь-ноябрь айларында бәйгенең читтән торып үткәрелә торган этабы була, ә финал этабы декабрь аенда Мәскәүдә узачак.

Тулырак мәгълүмат сайтта https://konkursupravdom.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International