Әҗмәкәй авылы мәчетендә Тукай мөхтәсибәтенең мәчет яны курсларын алып баручы хатын-кыз мөгаллимнәре белән җыелыш узды

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Чара яшь шәкертләр чыгышы белән "Белем - нур" шигырьләре белән башланып китте.   Тукай районы мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Шәрипова Фәридә Харрасовна узган елда уку бүлеге эшчәнлеге отчеты белән чыгыш ясады. Имам-мөхтәсиб Инсаф Сәүбәнов укытучыларга бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Аерым өлеш керткән укытучыларга Инсаф хәзрәт Рәхмәт хатлары тапшырды.

     

Шулай ук имам-мөхтәсиб Коръән конкурсында җиңүчеләргә грамоталар тапшырды. Җыелыш дога уку белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International