Бәрәкәтле көзләр яме

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Иртәнге тугызда башланып китәсе ярминкәгә шәһәр кешесе иртән-иртүк сәгать җидедән үк агыла башлады. Биредә кулларына олы букчаларын, кәрҗиннәрен тоткан, тәгәрмәчле арбаларын тартып барган өлкәннәр дә, җиңел машинага утырып, күпләп бәрәңгесен, кишерен, суганын һәм башкасын алырга дип килүче яшьләр дә, урта буын кешеләре дә бар иде. Ярминкә урынында Тукай районы мәдәният хезмәткәрләре көче белән бәйрәм концерты да оештырылып, кояшлы, матур ял көненә тагын бер ямь өстәп торды.

Һәр сатып алучыны кызыксындырган нәрсә – продукциянең ассортименты һәм бәяседер ул. Шуңа күрә, иң беренче эш итеп, әлеге дә баягы азык төрлелеген тикшерә, карый башладык.

Рәтләрнең беренчесенә килеп керү белән үзебезнең район җирлекләре сәүдәгәрләренә тап булабыз. Боерган, Мәләкәс, Түбән Суыксу һәм башка авыл җирлекләре үзләренең чатырларын матур итеп чәчәкләр, көзге букетлар белән бизәгәннәр, өстәлләрендә тезеп салынган ит, балык, сөт продукциясен дә бизәкле җәймәләрдә урнаштырып, уенчыклар, башкасы белән матурлаганнар. Борды авыл җирлеге исә чатыр янына өстәл куеп, шәһәр халкына самаварда кайнап торган кайнар чәен, өчпочмаклар тәкъдим итте, тәмләп чәй эчүчеләр өчен биредә кайнатмасы, балы да бар иде. Аннары, сатучылар сатып алучыларны матур милли костюмнар киеп тә каршы алды. Бизәкле яулыкларын башларына салган, йөзләрендә елмаюлары балкып торган сәүдәгәрләрдән халык өзелмәде.

Ит, балык, сөт эшләнмәләреннән башка ярминкәдә бал, умартачылык продукциясен, бәрәңге, кишер, суган, кабак ише яшелчәләр, җиләк-җимеш, җылы кием-салым, чәчәк, җимеш агачы һәм куак үсентеләрен һәм башкасын да сатып алырга була иде.

 

 Бәяләргә килгәндә, безнең районнан гына түгел, Сарман, Минзәлә, Зәй кебек якын-тирә һәм шулай ук ерак районнардан килгән җитештерүчеләр үз продукцияләрен үткән ел бәяләреннән сатты.

 Бәрәңгенең, кишер, суганның килограммын 20-25 сумнан алырга була иде. Балыкның бер килограммын 100 сумнан 300 сумга кадәр, укроп, яшел суган, петрушка кебек яшеллекне дә биредә килограммлап 350 сумга саттылар. Ит һәм ит продукциясе бәяләре дә төрлечә – күңелеңә хуш килгәнен табарга була иде.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International