Казанның «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында (Казан шәһәре, Бондаренко урамы, 32) тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәм чарасында мәктәпкәчә белем бирү ветераннарын, яшь педагогларны, мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы белгечләрне (методистларны), мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләрен һәм башка хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
.jpg)
Бәйрәм чарасында Бетке авылыннан “Алёнушка” балалар бакчасының физкультура инструкторы Газимова Елена Михайловнаны “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләделәр.