Инсаф Саубанов һәм мөхтәсибәт вәкилләре "Тукай картлар һәм инвалидлар интернат йорты"нда өлкәннәр декадасы уңаеннан Мәүлид вә өлкәннәргә багышланган мәҗлес үткәрде. Инсаф хәзрәт Ислам динендә олыларга аерым хөрмәт вә мәртәбә бар икәнлеге турында вәгазь сөйләп китте,Коръән укылып ,догалар кылынды. Соңрак барчасы да табын артында бәйрәмгә багышлап пешерелгән аеруча тәмле ризыклардан авыз иттеләр.
Аллаһ изгелекләрне кабул кылсын!
.jpg)