Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары!

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Традиция буенча октябрь башында без педагог һөнәрен сайлаган кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Һәрберебезнең тормышында – зирәклеге, күңел юмартлыгы, тирән белемнәре белән эчке дөньяыбызны баетырга өйрәтүчесе укытучысы бар. Балалар язмышы, илнең иртәгесе көне нәкъ менә укытучыдан, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларыннан тора.

Бу матур бәйрәмдә сезнең хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Үз гомеренең иң яхшы елларын мәгариф системасына багышлаган һәм лаеклы ялда булган кешеләр алдында баш иябез. Балаларга биргән күңел җылыгыз сезгә сәламәтлек, бәхет булып әйләнеп кайтсын.

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International