Яңа бистәсендә Тукай районы Мөхтәсибәте тарафыннан Мөхәммәд Пәйгамбәргә багышланган рухи-дини кичә оештырылды.
Чарада район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе профессоры шейх Сейф Әл-Әсри катнашты.
Район башлыгы Фаил Камаев һәм имам-мөхтәсиб Инсаф Сәубанов кунаклар алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады, ә Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тирән эчтәлекле вагаз сөйләде.