Октябрьдә Татарстанда яшәүче хатын-кызлар Россиянең иң көчле бизнес-практикларыннан өйрәнә алачак. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм "Минем бизнес" үзәге "кече һәм урта эшкуарлык" милли проекты кысаларында «хатын-кызлар эшкуарлыгы» бушлай белем бирү программасын башлап җибәрәләр.