Мобилизация башланганнан бирле Тукай муниципаль районы ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы 54 кешенең никахы теркәлгән

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Хәрби хезмәткәрләр гаиләләрендә 9 бала туды. Оргыды һәм Суровка авылларыннан хәрби операциядә катнашучылар иң бәхетлеләр булдылар. Бала туган вакытта сугышчылар кыска вакытлы ялда иделәр. Район башлыгы Фаил Камаев уллары туу турындагы таныклыкны бәхетле ата-аналарга тапшырды. Традиция буенча, хәрби операциядә катнашучыларның балаларын чыгару тантаналы шартларда район җитәкчелеге катнашында уза.

 "Без хәзерге шартларда эшебезнең мөһимлеген һәм актуальлеген аңлыйбыз. Бер көн эчендә никахлашу- мөмкинлекләре бар. Теркәү кагыйдәләренә үзгәрешләр мобилизация башлангач үз көченә керде", - дип хәбәр итте район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Мостафина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International