Новотроицкое авылында бер елдан артык “Барысы да безнекеләр өчен” исемле волонтер төркеме эшли. Ул үз башлангычын үткән елның җәендә алган.
Төркемнең нигезендә Бәтке авылында гомер итүче Александр Конюхов тора. Ул иң элек махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче танышларына ярдәм итәргә теләгән. Аннары шәхси кызыксынудан башланып киткән әлеге эш волонтерлыкка әверелгән. Һәм шушы вакыт эчендә алар хәрбиләргә 100 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргән.
.jpg)
Аның сүзләренә караганда – йөкләр төрле. Бу азык-төлек, кием-салым, газ балоннары, генераторлар, төзелеш материаллары, эш кораллары, дронга каршы мылтык, коллиматорлар, төрле прицеллар һәм башкасы һәм башкасы. Махсус хәрби операция зонасына җибәрелүче әйберләрнең төрлелеген саный китсәң озын бер исемлек кирәк булыр иде.
Хәрбиләр өчен кирәк-яракларны җыюда волонтерларга гади кешеләр дә, шәхси бизнесы булган иганәчеләр дә булыша. Волонтерларның телеграмм төркемендә 4000 кеше, ә ватсапта 1000гә якын кеше теркәлгән. Биредә алар волонтерларның бар эшен карап, күзәтеп, һәрнәрсәдән хәбәрдар булып тора.