Махсус операциядә катнашучыларга җир бирү турында закон проектын кабул итәргә ниятлиләр

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга бушлай җир кишәрлекләре бирү турында закон проектын эшләде. Бу документны ел ахырына кадәр кабул итү күздә тотыла. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ведомство башлыгы Фәнил Әһлиуллин сөйләде.

«Проектта җир кишәрлекләрен бер тапкыр түләүсез милеккә бирү хокукына Россия Герое исеменә лаек булганнар яки махсус хәрби операция барышында күрсәткән казанышлары өчен Россия орденнары белән бүләкләнгәннәр ия булачак, дип билгеләнде», — диде Әһлиуллин.

Бу хокукны Россия Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ярдәм итүче ирекле формированиедә булу турында контракт төзегән затлар да алачак. Шулай ук Россия Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче һәм полиция дәрәҗәсенә ия затлар алачак, дип өстәде министр.

Украинада махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары белән үткәрелә. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыруга ирешкәнче дәвам итәчәк.

Фото: ачык чыганаклардан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International