Хроник авырулары булган яки җитди имгәнүләрдән, операцияләрдән яки авыр авырулардан соң торгызылу уза торган пациентлар поликлиникада диспансер исәбендә тора.
Диспансер исәбендә торучы пациентлар даими рәвештә дәвалаучы табибка йөри, анализлар тапшыра, кирәкле тикшерүләр уза һәм, кирәк булса, бушлай дарулар ала (ташламалар һәм квоталар исемлеге нигезендә).
Әгәр дә сез диспансер исәбендә торсагыз, табибка ни өчен килергә кирәк?
Табибка даими килү, анализлар тапшыру һәм тикшерү үтү хроник авыруларны контрольдә тотарга, аларның кискенләшүенә, көчәюенә һәм катлаулануына юл куймаска, кичерелгән чирләрдән соң нәтиҗәле тернәкләнергә, яшәү сыйфатын һәм аның дәвамлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
Үз вакытында диспансер тикшерүе узыгыз! Авыруларның кискенләшүенә һәм катлаулануларның үсүенә юл куймагыз!
Фото: ачык чыганаклардан.