Россиядә “Милли мәдәниятләр һәм гореф –гадәтләр ”, Татарстанда “Укытучылар һәм остазлар елы” кысаларында Ижау шәһәрендә узган искиткеч кызыклы, эчтәлекле, мавыктыргыч Россияйкүләм балалар һәм яшьләр милли театрлар коллективының “Театр һәм балалар -2023” фестиваль- бәйгесендә “Алчәчәк” театр коллективы җиңү яулады.
.jpg)
Никадәрле тәҗрибә, кичерешләр диңгезе! Конкурста катнашкан кечкенә артистларыбызның хис-тойгылары әйтеп бетергесез!
“Алчәчәк” театр коллективы 2022-2023 уку елында мәктәптән тыш эшләр бүлегендә эшләүче Альмира Азат кызы Гилфанова җитәкчелегендә Калмия мәктәбендә оештырылды. Яшь булуга карамастан, коллектив бик күп республикакүләм конкурсларда катнашып, россиякүләм дәрәҗәсенә чыкты.
Августта конкурсның беренче турына Мәскәү шәһәренең “Д.Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йорты”на театр гаризасы һәм видеоматериал җибәрелде.
37 катнашучы арасыннан Татарстан Республикасы данын яклау бәхете “Алчәчәк” театр коллективына елмайды. Ә 13- 15 нче октябрьда Ижау шәһәрендә фестиваль - бәйгенең 2 нче турында коллективтан 18 укучы катнашты. Барлыгы 8 коллектив- Тыва республикасы Кызыл шәһәре, Мари Эльның Йошкар-–Ола, Свердловск өлкәсеннән, Санк-Петербург, Ижау, Можга шәһәрләреннән килүчеләр көч сынашты. 7-13 яшь категориясендә театр коллективыбыз 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.