Сак булыгыз!

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Кар явып сулыклар боз белән бераз капланса халык тизрәк аны сынап карарга ашыга. Хәер, боз сынау түгел ул, ә бәхетне сынап карау белән бер.

 

Yз-үзеңне саклау өчен гади кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:

  • Исегездә тотыгыз, зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала, җәяүлеләр өчен калынлыгы 15 см булырга тиеш. Боздан төркем белән бармаска, ара 5-6 м булырга тиеш.
  • Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
  • Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
  • Әгәр дә боз чатнаса кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
  • Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 м лы бау алырга кирәк.
  • Бозга спиртлы эчемлекләр эчкән килеш чыгарга ярамый.
  • Боз аркылы автомобильдә җирле узидарә органнары оештырган, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк.

Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:

  • Паникага бирелмәскә, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк.
  • Боздан суга чыккач аякка басарга ашыкмагыз, шуышып яки тәгәрәп вытык боздан ераккарак китәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International