«Игелек кыл» хәйрия марафоны

2023 елның 10 ноябре, җомга

Җирлегебездә яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә адреслы ярдәм итү өчен акча җыю максатыннан, инвалидлар ункөнлеге кысаларында районыбызда һәр елны «Игелек кыл» хәйрия марафоны уздырыла. Хәйрия чарасында катнашып, без сәламәтлекләрен югалткан райондашларыбызга ярдәм кулын сузабыз һәм яхшылыкка ышаныч бүләк итәбез.
Теләге булган һәркем «Тукай муниципаль районы инвалидлар җәмгыяте» фондына акча күчерү юлы белән хәйрия ярдәме күрсәтә ала.
Акчаларны QR-код ярдәмендә күчереп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International