Татарстан Республикасы буенча Россиянең 9нчы районара ИФНС 14 ноябрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2023 елда Татарстан Республикасында физик затларның милек салымнарын түләү турында» дигән темага брифинг үткәрелүен хәбәр итә.
Брифингта ачык катнашырга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, муниципаль районнар администрацияләре бинасында видеоконференцэлемтә линиясе буенча трансляция оештырылачак, анда катнашучыларга сораулар бирү мөмкинлеге бирелә. Шулай ук ТР рәсми порталында tatarstan.ru һәм ТР матбугат хезмәте аккаунтында видеохостинг ЮТуб туры трансляциясе планлаштырылган.