Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән булган җир кишәрлегенә өлешле милектә катнашучыларның гомуми җыелышын уздыру турында хәбәр
«Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында» 2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ номерлы Федераль законның 14-14.1 статьялары нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иске Абдул авыл җирлеге хакимияте өлешле милектә катнашучыларга өлешле милектә катнашучыларның гомуми җыелышын үткәрү турында хәбәр итә.
Өлешле милектә катнашучыларның гомуми җыелышы 2023 елның 28 декабрендә (басылып чыккан вакыттан кимендә 40 көн) Мерәс авылы мәдәният йорты бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Тукай районы, Мерәс авылы, С.Сәйдәшев урамы, 24 йорт.
1. 16:39:171301:6, 1 456 098 кв. м, «Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, кв-л. 171301, 6». Гомуми җыелышның башлану вакыты 08:00, теркәлү башлану вакыты 7:45;
2. 16:39:171101:8, 527 979 кв. м, «Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, кв-л. 171101, 8». Гомуми җыелышның башлану вакыты 09:00, теркәлү башлану вакыты 8:45;
3. 16:39:171101:6, 546 012 кв. м., «Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, кв-л. 171101, 6». Гомуми җыелышның башлану вакыты 10:00, теркәлү башлану вакыты 9:45;
4. 16:39:171101:7, 764 940,16 кв. м., «Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, кв-л. 171101, 7». Гомуми җыелышның башлану вакыты 11:00, теркәлү башлану вакыты 10:45;
5. 16:39:171001:4, 3 648 003 кв. м., «Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, кв-л. 171001, 4» . Гомуми җыелышның башлану вакыты 12:00, теркәлү башлану вакыты 11:45;
6. 16:39:000000:203, 2 302 855 кв. м., «Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, «Сәйдәшев ис. ПК» хуҗалыгы. Гомуми җыелышның башлану вакыты 13:00, теркәлү башлану вакыты 12:45.
Гомуми җыелышны үткәрү инициаторы – Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иске Абдул авыл җирлеге хакимияте.
Гомуми җыелышның көн тәртибе:
1. Гомуми җыелышның рәисен һәм секретарен сайлау.
2. «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (ОГРН 1061682043940, ИНН 1639033097) белән җир кишәрлеген арендалау шартнамәсен төзү турында.
3. Өлешле милектә булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе шартларын билгеләү турында.
4. Өлешле милектә катнашучылар исеменнән 101-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы 3 пункты 6 пунктчасында каралган хокукларны гамәлгә ашырганда ышаныч кәгазеннән башка эш итәргә вәкәләтле затны сайлау, шул исәптән мондый вәкаләтләрнең күләме һәм сроклары турында.
Шәхесне таныклый торган документлар, өлешкә (җир өлешләренә) хокукны раслый торган документлар, шулай ук әлеге затлар вәкилләренең вәкаләтләрен раслый торган документлар (тиешенчә таныкланган ышаныч кәгазьләре) тапшырган затлар гына өлешле милектә катнашучыларның гомуми җыелышында тавыш бирүдә катнашырга мөмкин.
Гомуми җыелышка фикер алышуга чыгарылган мәсьәләләр буенча документлар белән әлеге хәбәр басылып чыккан һәм урнаштырылган көннән алып гомуми җыелыш уздырылган көнгә кадәр «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ хакимиятее бинасында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин:
Татарстан Республикасы, Тукай районы, Иске Абдул авыл җирлеге, Мерәс авылы, «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ, 2 кабинет.