2024 елда Миграҗ кичәсе

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Рәҗәп аеның егерме алтынчы көненнән егерме җидесенә каршы кич – Мигъраҗ кичәсе. 
Быел ул 6 нчы февральдән 
7 нче февральгә каршы кич булды.Шушы истәлекле көн уңаеннан Боерган авылы мәчетендә бик зур, мәртәбәле кичә оштырылды. Авыл мулласы Рәшит хәзрәт җитәкчелегендә бергәләп намаз укылды. Рәшит хәзрәт бик үтемле итеп вәгазь сөйләде, коръән аятләре укыды. Авылыбыз уңганнары- хөрмәтле хатын-кызларыбыз мул табын әзерләгәннәр, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын аларга!.
Шушы кичәдә тырышып укыган Коръән, кылган догалар, биргән сәдакалар, укыган намазлар, ин шәә'Әллаһ, кабул булыр. 
Шушы Рәҗәб аеның Мигъраҗ кичен барыбызга да каршы алырга, гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алып, Фирдәвес исемле югары җәннәтләргә ирешергә насыйп булсын.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International