“Созвездие-Йолдызлык-2024” эстрада сәнгате ел саен уздырыла торган ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль этабы республикабызның мәдәни тормышында иң көтелгән һәм якты вакыйгаларның берсе булып тора. “Йолдызлык” фестивале гадәттәгечә ике этапта уза: муниципаль һәм республика. Конкурста катнашучылар үзләрен вокал, хореография, инструменталь музыка һ.б. номинацияләрдә күрсәтә ала. Без яшь йолдызларыбызга яңа иҗади казанышлар һәм уңышлар телибез.