Тукай муниципаль районы Советының XLIII утырышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2023 елның гыйнварында Тукай муниципаль районының авыл җирлекләрендә җыелган җыелышларда әйтелгән гражданнарның искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен үтәү буенча «юл картасы» үтәлеше һәм гражданнар җыелышлары барышында 2024 елның гыйнварында килгән сораулар исемлеге турында. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының «2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында» 2023 елның 11 декабрендәге 40/2 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында. «2023 елда Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында» Тукай муниципаль районы Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар билгеләү хакында.
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Мартыш Иштирәк авыл җирлегенең торак пунктын бетерү турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 29.05.2023, № 33/5 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Иске дрюш авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында» Тукай муниципаль районы Советының 2013 елның 27 декабрендәге 9/9 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.