Татарстанның 46 меңнән артык пенсионеры авыл хуҗалыгында эшләгән өчен югары күләмдә пенсия ала

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Моның өчен авыл кешесе картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы тупларга һәм эшләмәскә тиеш.

     

           Картлык  буенча иминият  пенсиясенә  «авыл» өстәмәсе  2033,72 сум,  ягъни   быел   8 134,88 сумга җиткән  теркәлгән  түләүнең  25%ын  тәшкил итә,  ә инвалидлык буенча III төркем иминият пенсиясенә өстәмә 1016,86 сум күләмендә билгеләнә.

 

           Әгәр  пенсионер 80 яшькә җитсә яки I төркем инвалид булса, теркәлгән түләү күләме икеләтә арта һәм 16269,76 сум тәшкил итә. Әмма өстәмәләр законда билгеләнгән теркәлгән түләүдән исәпләнә һәм шулай ук 2033, 72 сум тәшкил итә.

 

            Өстәмә түләү хезмәт стажын шәһәрдә эшләп туплаган, аннары авылга яшәргә күченгән кешеләргә кагылмый. Әгәр дә кеше гомер буе авыл җирлегендә хезмәт иткән, ә аннары инде шәһәргә киткән икән, кире авыл җирлегенә күченеп яшәгән очракта ташлама алу хокукы саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International