Көннәр язга авышканда бозга чыгу куркыныч!
Бозны өстән кояш җылыта, астан агым юа. Мондый шартларда ул үзенең ныклыгын тиз югалта һәм куркынычка әверелә.
Боз киткәндә һәм язгы ташу вакытында елга аша чыгу, текә яр буенда тору, боз күп тупланган урында суга якын килү тыела. Бу чорда балаларны су янына җибәрмәвең, куркыныч турында аңлатуың хәерле. Караучысыз калганда алар кайвакыт текә яр буенда уйныйлар, бозда йөриләр. Мондый ваемсызлык бәхетсезлек белән төгәлләнә.
Фото: ачык чыганаклардан.