Яз җитү белән, кар, елгаларда боз эрү, явым-төшем нәтиҗәсендә, язгы ташу кебек күренеш барлыкка килә. Язгы ташу чорында торак һәм хуҗалык корылмаларын су басу белән генә чикләнмичә, бактериаль (дизентерия, сальмонеллез, корсак тифы) һәм вирус этиологиясе, гепатит А һәм башка йогышлы авырулар килеп чыгу куркынычы да арта. Шул ук вакытта ашказаны-эчәк авыруларының су юлы белән таралу ихтималы арта.Кар сулары эчә торган суның үзәкләштерелмәгән чыганакларына эләккәч, аны куллану өчен яраксыз итә ала.Су су үзе белән елгага су баскан территорияләрдән бик күп чүп-чарны алып китә. Язгы ташу вакытында суның сыйфаты начарлану котылгысыз.
Эчәк инфекцияләрен кузгатучылар кеше организмына азык, су, кечкенә балаларда пычрак куллар, уенчыклар аша эләгә. Әйләнә-тирә мохиттә алар күпләп тупланганда, кеше ашказаны-эчәк трактына эләгү ешлыгы арта, димәк, авырулар барлыкка килү ихтималы да арта.
Инфекция чыганагы – авыручылар яисә вирус йөртүчеләр. Инфекцияләр су, ризык аша яисә контакт-көнкүрештә (ишек тоткалары, телефон трубкалары, душ бүлмәләрендә краннар һ. б.) йога. Гадәттә авыру гастроэнтерит тибында үтә. Ротовирус, норовирус инфекцияләренең үзенчәлеге шунда: алар кыска вакытлы, авыруның клиник билгеләре юк, терелү динамикасы тиз. Әмма терелгәннән соң вирус ике атна дәвамында тизәк белән тышкы мохиткә чыгарга мөмкин.
Эчәк инфекцияләре йоктырмас өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә (ашар, ризык әзерләр алдыннан, өйгә кайткач, транспортта булганнан соң, бәдрәфтән соң кулларны сабын белән әйбәтләп юарга. Аеруча балалар белән элемтәдә булучылар кулларын тиешенчә эшкәртергә бурычлы. Шулай ук уенчыкларны, савыт-сабаны, балалар өчен башка предметларның чисталыгын тәэмин итү зарур. Яңа туган балаларга күкрәк сөте имезү мөһим. Эчү, җиләк-җимеш, яшелчә юу өчен бары тик кайнаган су гына файдаланырга кирәк. Тиз бозыла торган продукцияне суыткычта +2, +6 градуста сакларга, саклау вакытын исәпкә алырга. Чи продуктларны әзер продуктлардан аерым сакларга, аларны эшкәртү өчен такталар, пычаклар аерым булырга тиеш. Алдан әзерләнгән ризыкны файдаланганчы, башта кайнатырга яисә кыздырырга кирәк. Гаиләдә авыручы булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, авыруны хастаханәгә озаткач, дезинфекция чаралары кулланып, бүлмәләрне җыештыру шарт.