15 нче февраль көнне Бөек җырчыбыз Илһам абый Шакировка исән булса, 90 яшь тулган булыр иде. Юбилей елында районыбызда бик күп чаралар планлаштырылган.
Шушы көннәрдә Илһам абыйның туган авылы - Яңа Бүләктә дә зур концерт үтте. Чарага Тукай районы башкарма комитеты житәкчесе Камиль Нәҗмиев килде.
Илһам абый Шакировның туганнары, якыннары, авылдашлары, Татарстанның халык артисты Вил Усманов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ганиев белән берлектә алар, жырчынын бюстына чәчәк салды.
Концерт программасы мәдәният йортында дәвам итте. Ул легендар җырчының балачагын, иҗат дәверендә узган юлларын, гастрольләрен истә тотып төзелгән чыгышлардан үрелеп барды.
Сәхнәдән Илһам абый Шакировның җырлары яңгырады.
«Без - бәхетле буын! Илһам абый Шакировның җырларын тыңлап үстек: аның тавышы, аның моңы аша бөек шагыйрьләрнең җырлары безгә тапшырылды. Әле хәзер дә без балаларыбызны аның җырлары белән тәрбиялибез. Без аның белән чиксез горурланабыз» диде Тукай районы башкарма комитеты житәкчесе Камиль Нәҗмиев.




