Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиевның «Соңгы кыңгырау» белән котлавы

2025 елның 24 мае, шимбә

24 май көнне Тукай районының барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Бу бәйрәм — чыгарылыш сыйныф укучылары өчен шатлыклы да, моңсу да мизгелләр белән тулы булды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Бәтке мәктәбендә узган тантаналы чарада катнашты. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен җиткерде, укытучылар һәм ата-аналарның зур хезмәтен билгеләп үтте.

«Соңгы кыңгырау — ул мәктәп елларын озату һәм мөстәкыйль тормышка беренче адым. Кадерле укучылар, алда сезне яңа ачышлар, зур сынаулар һәм җиңүләр көтә. Үз көчегезгә ышаныгыз, уңышлар юлдаш булсын!» — диде Камил Нәҗмиев.

Ул шулай ук укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәтен белдерде: — «Белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәргә, һәрвакыт терәк булган әти-әниләргә зур рәхмәт! Алда — имтиханнар һәм һөнәр сайлау кебек җаваплы чор. Сезгә дөрес юл сайларга, максатларыгызга ирешергә язсын!».

Мәктәп еллары күңелләрдә якты хатирә булып калсын. Алдагы тормышыгызда ак юллар, тыныч көннәр һәм зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International