Камил Нәҗмиев Тукай районында юл ремонтын тикшерде

2025 елның 24 мае, шимбә

Тукай районында автомобиль юлларын капиталь һәм чокырлы ремонтлау эшләре дәвам итә. Аерым игътибар М-7 трассасы — Чаллы шәһәрен әйләнеп узу юлы — Нижнекамск юнәлешендә төзелеш барышында норматив хәлдән чыккан юл участокларына юнәлтелә.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев шундый юл участокларының берсендә — Бәтке авылы белән Круглое Поле поселогы арасында — булды. Биредә подрядчы оешма юл өслеген торгызу эшләрен башкара.

«Юл төзекләндерү эшләре барган урыннарда автомобиль йөртүчеләрне игътибарлы булырга чакырам һәм аңлаулары өчен рәхмәт белдерәм», — диде Камил Нәҗмиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International