Быел «Юл-урам челтәренә асфальт-бетон өслекле ремонт» программасы кысаларында авыл җирлекләренең 47 урамына асфальт җәеләчәк. Әлеге эшләр өчен региональ программа буенча өстәмә финанслау каралган
Шушы көннәрдә Торнаташ авылында да бу юнәлештә эшләр башланды. 1,2 км юл салына, - дип хәбәр итә Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина.

Фотосүрәләр Резеда Сафина тарафыннан бирелде

