Торнаташ авылында зур өмә узды

2025 елның 25 мае, якшәмбе

Торнаташ авылында зур өмә үткәрелде.

Авылдашлар берләшеп, авыл территориясен чистарттылар һәм матурладылар. Бергә тырышып эшләгәндә, урамнар һәм җәмәгать урыннары тәртипле һәм җәлеп итәрлек булып чыкты.

Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Ул авыл халкы бердәм булганда, анда яшәү һәм эшләү дә рәхәтрәк булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International