"Татарстанда җәй"- 2025

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Җәй-планетабыздагы барлык балалар өчен иң яраткан вакыт —  Бу күңелле ял, табигатькә походлар, елгада коену һәм бик күп мавыктыргыч маҗаралар. Каникул вакыты — онытылмаслык һәм искиткеч вакыт! 

Иске Абдул авыл җирлегендә «Аҗаган-Ажаган» хәрби — спорт уены булып узды, анда бөтен районнан яшьләрне җыйдылар.

Чара дустанә атмосферада узды, яшьләргә патриотлык, команда рухы һәм физик әзерлек тәрбияләргә ярдәм итте. Чарада катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм көчләрен күрсәтеп, төрле сынауларда ярыштылар, ә тамашачылар аларны көчле алкышлар белән хупладылар.

Мондый чаралар бердәмлекне ныгыта һәм районыбызның яшь буынын үстерүгә ярдәм итә! 

"Татарстанда җәй" дәвам итә!☀️

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International