Бүген, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Новотроицк посёлогасындагы «Кояшлы» паркында Тукай районының сәламәтлек чикләре булган балалары өчен күңелле бәйрәм оештырылды.
Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәзмиев шәхсән балаларны һәм ата-аналарын котлап, сәламәтлек, бәхет һәм яңа уңышлар теләде.
Балалар күңелле уеннарда, иҗади мастер-классларда һәм кызыклы конкурсларда катнашып, бик күп рәхәтләнделәр. Һәрберсе бәйрәмнән яхшы күңел алып, позитив энергиясе белән тулып кайтты!
Балаларның елмаюлары безнең районны яктыртсын, аларның һәр көне шатлык, яктылык һәм җылылык белән тулы булсын!

.jpg)



