Камил Нәҗмиев мәктәп яны участоклары мәсьәләләре буенча мәктәпләр директорлары өчен семинарда катнашты

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев мәктәп директорлары һәм мәктәп яны участоклары җитәкчеләре өчен практик семинарда катнашты.

Чара авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, «Семен» сәүдә йорты ҖЧҖ генераль директоры Харис Камалиев катнашында узды.

Харис Бәдретдин улы инде берничә ел Тукай районы белән хезмәттәшлек итә, мәктәпләрне сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итә. Семинар барышында мәктәп яны участокларында эш оештыру турында фикер алыштылар, уңышны арттыру һәм экологик чиста продуктлар үстерү буенча тәҗрибә алмаштылар.

Камил Нәҗмиев Харис Камалеевка районның мәктәп яны участокларын үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International