Бүген илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан районыбызда Бөек Ватан сугышына багышланган чаралар үткәрелә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Тукай районы халкы белән бергә «Тынычлык минуты» Бөтенроссия чарасына кушылды, шулай ук Боерган авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы батырларын искә алу чарасында катнашты.
«Бу көнне без Ватаныбызны саклаган каһарманнарга рәхмәтебезне hәм хөрмәтебезне белдерәбез. Аларның батырлыклары йөрәкләрдә мәңге яшәячәк», - дип билгеләде Камил Нәҗмиев.
Авыл халкы белән бергә ул һәлак булган сугышчылар һәйкеленә чәчәкләр салды.

.png)


