Бүген Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев рәислегендә инвестицияләр советы утырышы үтте. Районда глэмпинглар төзү белән бәйле проектлар каралды.
«Мондый объектлар төзелеше районыбызда туризмны үстерү өчен бик актуаль. Алга таба бу юнәлештә эшләр планын билгеләдек», – дип билгеләде Камил Нәҗмиев.