Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев Боерган авылында булды, анда ул ремонт эшләренең барышын һәм социаль әһәмияткә ия объектларга керү юлларын тикшерде.
Биредә «Волга-Автодор» ҖЧҖ оешмасы Мирная урамында асфальт җәя. Эшләр «Юл-урам челтәренә асфальт-бетон өслекле ремонт» программасы кысаларында алып барыла. Шулай ук биредә социаль әһәмияткә ия объектларга илтүче юл да муниципаль юл фонды хисабына башкарыла.


(21).png)
(15).png)
