Кыр казыдай тезелешеп
Чаңгыларда чабабыз.
Кышның салкын сулышыннын
Тәнгә шифа алабыз.
Алсуланып янып тора –
Алма булды битебез.
Финишка да күп калмады,
Җиңүчене көтегез!
Әй лә, җиңдек барыбыз да –
Җиңелүче юк бүген
Безнең шат көлү бизи
Кышның сап – салкын көнен!