Спартакиада да Тукай районы командасы 12 урынны алды.

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль берәмлегенең “Балтач” спорт комплексы һәм «Хыял» яшьләр үзәгендә республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары уздырылды. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан II тапкыр мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла.
Республиканың 45 районыннан килгән мең ярымнан артык Спартакиада ярышларында катнашучылар 9 төр буенча көч сынашачак: чаңгыда йөгерү эстафетасы, коньки (шорт-трек), өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, канат тарту һ.б.
Мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында VIP- йогерү (чаңгы) каралган, ир-атлар өчен – 3 км., хатын-кызлар өчен- 1 км. аралыгында.
 Ярышларда Тукай районы командасы 12 урынны алды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International