Патриотик җырлар бәйгесе

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Мәктәптә хәрби- патриотик тәрбия  бирү айлыгы бара. Шушы максаттан туган илгә, төрле сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан якташларыбызга багышланган кичәләр үтеп тора. 1-11 сыйныф укучылары арасында "Йөрәк хәтере" дип исемләнгән патриотик җырлар бәйгесе үткәрелде. Күңелләрне тетрәндерерлек  бу бәйгегә барлык сыйныфлар да бик яхшы әзерләнгәннәр. 5-11 сыйныфлар арасында 6 сыйныф укучылары "В поле танки грохотали" җыры белән 1 урынны(сыйныф җитәкчесе Г.Борганова), 9 А сыйныфының "Катюша"  җыры 2 урынны(сыйныф җитәкчесе И.Борганова), 5 сыйныф укучылары "Три танкиста" җыры белән 3 урынга чыкты(сыйныф җитәкчесе Р.Яхина). Рәсемдә 1 урынны яулаган 6 сыйныф укучылары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International