Әлмәт шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына татар-башкорт милли көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда 60 килограммга кадәрге үлчәүдә Борды егете, Татарстан Республикасының спорт мастеры Дмитрий Левашов III урынга лаек булды. 40-50 яшьләрдәге ветеран спортчылар арасында I урында – ТРның спорт мастеры Рәиф Нигъмәтуллин (Түбән Суыксу), 50-60 яшьлек ир-атлар арасында шулай ук I урынны ТРның спорт мастеры Марс Гафаров (Орловка) алды.