«Ел тәрбиячесе» бәйгесенең район этабы узды

2014 елның 28 феврале, җомга
 Новотроицкое авылының балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе» исеменә 8 тәрбияче көч сынашты.
  Районнан килгән тәрбиячеләр үзләрен төрле конкурсларда сынадылар. Балалар белән 15 минутлык дәрес тә үткәрделәр, дәресләргә анализ да ясадылар, үзләре белән тулырак таныштырдылар. Тәрбиячеләр барысы да конкурска зур әзерлек белән килгән иде. Алар Новотроицкое балалар бакчасындагы сабыйлар белән рәсемнәр дә, камырдан сыннар да ясадылар, җырладылар, биеделәр, тәрбияче апалары тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплар да эзләделәр. 
Урыннар түбәндәгечә билгеләнелде: 1 урын - Гөлназ Сабитова(Круглое Поле поселогыннан), 2 урын - Анна Хисмәтова( Бәтке балалар бакчасы),3 урын- Мария Маратаева.( Шилнәбаш  балалар бакчасы).Алар районыбыз данын 13-14 мартта Яр Чаллыда «Елның тәрбиячесе» конкурсының зона турында яклаячак.  
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International