Мәҗбүри имтихан тест рәвешендә узачак. Биремнәрнең эчтәлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгеләнәчәк. Әйтик, ана телен татар мәктәбендә өйрәнгән укучы имтиханны 3 сәгать 55 минут эчендә тапшырса, рус мәктәбендә татар теле дәресләрен укучыларга биремнәрне эшләү өчен 2 сәгать 30 минут вакыт береләчәк.