Спорт ветераннары белән очрашу

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

24 февраль көнне спорт ветереннары белән очрашу кичәсе уздырылды. Кичә “Буыннар алмашы” дип исемләнгән иде. Чакырылган кунаклар арасында Тукай районы ветераннар советы рәисе Тәлгать Бәхтигәрәев, яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев, спорт ветераннары Рубис Зарипов, Венер Хафизов, Камил Шәрәфетдинов, Теләнче Тамак авыл спортзалында эшләүче “Милли көрәш” түгәрәге җитәкчесе Рамил Закиров, яшь спортчы милли көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы Артур Җиһаншинннар бар иде. Кичәне физик тәрбия укытучысы Исхакова Роза Заһидулла кызы алып барды. Очрашу эчтәлеге һәм тәрбияви ягы буенча кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International