ТР буенча Россия федераль салым хезмәтене 9 нче районара инспекциясе 2013 елда өстәмә керем алучыларны көтәп кала.:-күчемсез милекне (торак йортлар, фатирлар, дачалар, җир участоклары, шулай ук алардагы өлешләр һәм башкалар), транспорт чараларын һәм ким дигәндә 3 ел милек булып торган башка милекне сатучылар;- фатирны (өйне, дачаны һәм башкаларны), автомобиль, гараж һәм башка милекне вакытлыча файдалануга (арендага) биреп торучылар;
- гражданлык-хокукый килешүләр буенча салым агентлары булып тормаучы физик затлардан эш башкарган, хезмәт күр-сәткән өчен бүләкләүләр алганнар;
- аларны түләгән вакытта салым агенты тарафынннан НДФЛ тотылып калынмаган башка керемнәр алучылар;
- лотереяларны, тотализаторларны һәм уеннар рискына нигезләнгән башка әйберләрне оештыручылардан (шул исәптән уен автоматларыннан файдаланудан) отыш алучылар:
- безнең илдән читтәге чыганаклардан керемнәр алучы Россия Федера-циясе салым резидентлары;
- физик затлардан (гаилә әгъзаларыннан һәм якын туганнардан башка) бүләккә күчемсез милек, транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайлар алучылар;
- фәнни, әдәби, сәнгать әсәрләре авторларының, шулай ук уйлап чыгарулар, файдалы модельләре һәм сәнәгать үр-нәкләре авторларының мирасчылары (хокук кабул итүчеләре) буларак үзләренә түләнә торган бүләкләү сыйфатында керемнәр алучылар.
Һәм традицион рәвештә үз керемнәре буенча отчет бирергә киләләр:
- махсус салым режимнарын кулланмаган шәхси эшмәкәрләр;
- шәхси нотариуслар;
- адвокатлык кабинетларын булдыручы адвокатлар.
3- НДФЛ формасы буенча декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.