Безме- җирдә яшьнәп яшәмәгән?
Тормыш ялкынында көймәгән?
Җилдәй ут уйнатып, егетләр күк,
Кирәк чакта җайдак менмәгән.
Безме?
Юк без түгел Яшнәп яшәмәгән!...
Бу юлларны тормышлары авыр сугыш елларына туры килгән һәрбер хатын-кыз турында әйтеп була.
Авылыбызның иң өлкән кешеләренең берсе Сабирова Рауза Сабир кызы 27 нче февраль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул 1924 нче елның 27 нче февралендә Сабир абый белән Хәерниса апа гаиләсендә 8 нче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк йорт эшләрен бик теләп эшли. Тик бик кыска гомерле була аның туганнары. Бердән-бер апасы белән ике бала калалар. Еллар үтә тора, апасы тормышка чыккач, бөтен авырлыкларны, тормыш мәшәкатьләрен Рауза үз өстенә ала. Гәрдәле башлангыч мәктәбеннән соң, ул Калмаш мәктәбендә 3 ел гына укып кала. Шуның белән аның белем алуы тәмамлана. Колхозда сыер сава, очы-кырые күренмәгән төрле колхоз эшенә җигелә. Өстәвенә, картаеп килгән әти-әнисен кайгырту, йорт эшләрен карау аңа кала. Ничек кенә булмасын, бар эшкә дә җаваплылык белән караган ул.
Сугыш башлангач,1941 нче елда, ул Тукай районының шундый ук яшь кызлары белән Иваново өлкәсе Демидово авылына торф чыгару эшләренә җибәрелә. Андагы авырлыкларны, ачлыкны җылый-җылый сөйли Рауза апа. 3 елдан соң әйләнеп кайта ул туган якларына. Ат, үгез җигүдә эшли, урак ура, сыер сава, дуңгыз карый. 1953 нче елда тагын торф чыгаруга җибәрелә. Тик кызганычка каршы 41 нче елгы документлар юкка чыга, янган дип белдерелә.
Әти-әнисен карау сәбәпле, үз тормышын карарга ашыкмый ул. Тик шулай да олгайган көнендә язмыш аңа тормыш иптәшен бүләк итә. Ул да булса Себер якларыннан Омск өлкәсеннән килгән Гафур була. Тормыш булгач татлысы да, ачысы да була, диләр, төрлесе булгандыр. Инде әти-әнисен кадерләп, мәңгелеккә озаткач, кечкенә генә йортта алар икәүдән-икәү яшәп калалар. Башкалардан ким түгел-мул итеп мал да асрыйлар, колхоз эшендә дә эшлиләр. Тормыш иптәше Гафур абый белән 42 ел гомер иткәннән соң, ялгыз кала Рауза апа. Тик авыл халкы аны ташламый, төрлечә ярдәм итәләр. Язмышына бик рәхмәтле ул. Хезмәт кешесен хөрмәтли. “Эшләгән кеше үлми, эшләгез!” дигән девиз белән яши ул. Яшьләргә үрнәк булып тора.
Рауза апаны ихтирам итеп,олылап юбилее белән котларга, Тукай
Муниципаль районы администрация башлыгының урынбасары Люция Хак кызы Әхмәтова һәм Әҗмәкәй авыл үзҗирлеге рәисе Марат Гәбделхай улы Фазылҗанов җылы котлауларын һәм күчтәнәчләрен тапшырдылар. Игътибарлары өчен Рауза апа һәм күршеләре исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез!