Сәмәкәйләр Гиндукуш музеена сәяхәт кылдылар

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Бүген без барлык укучылар һәм укытучылар белән Иске Абдул авылында урнашкан Гиндукуш музеена барып кайттык. Музей тарихын, авыр сугыш елларын укучыларга Габдрахманов Әбүзәр абый сөйләп үтте. Очрашуда Ситдиков Марсель абый белән Насыров Ильдус абый да бар иде. Алар укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирделәр, һәр экспонат турында җентекләп сөйләделәр.2 сәгатькә сузылган очрашуның үтеп китүен сизми дә калдык. Ахырда барыбыз да бу елны гына ачылган һәйкәл янына юл тоттык. Анда да безне бик кызыклы һәм эчтәлекле сөйләшү көтте. Барыбыз да истәлеккә фотога төштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International