Комсомол мәктәбеннән дә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге XI республика педагогик укуларында катнаштылар

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының  еллык планы нигезендә күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи – әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатында, 2014 нче елның 25 нче февралендә Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә «Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану» темасына XI республика педагогик укулары үткәрелде.Бу укулада Комсомол урта белем бирү мәктәбеннән татар  теле укытучылары Галимова Мәдинә Мәсхут кызы  һәм Галимов Фәнил Зэки уллары да  унышлы гына чыгыш ясадылар һәм сертификат белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International