Мәләкәс авыл җирлегендә Масленица

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Мәләкәс авыл җирлегендә   Масленица шаулап узды. Бәйрәмне керәшеннәрнең яраткан фольклор коллективы «Питрау» ачып җибәрде. Бу көнне авыл балалары һәм кунакка кайткан сабыйлар матур итеп бизәлгән, күз явын алырлык чаналарда туйганчы шудылар. Кайнар чәй белән бәйрәмнең төп сые – табадан яңа төшкән коймаклардан берәү дә авыз итмичә китмәде. Сыйланып, әйлән-бәйлән йөреп, бөтенесе дә рәхәтләнеп бәйрәм итте. . Бәйрәм азагында исә салам карачкы янды.  Бәйрәмдә Авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International