Балаларда техник иҗатны үстерү өчен, база мәйданчыкларын һәм мәктәпләрен булдыру бурычын куябыз

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
 Казан ИТ-паркында “Балаларга өстәмә белем бирү системасында “Робот техникасы” юнәлешен үстерү” темасына республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинарның максаты – укыту робот техникасының хәзерге заман казанышларын, мәгарифнең төрле баскычларында укыту конструкторларын куллану мөмкинлекләрен күрсәтү.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда Татарстанда техник иҗатны үстерүгә 240 млн.сумнан артык акча бүленгән. Техник иҗатның 38 мәйданчыгы булдырылган, техник юнәлештәге 350дән артык яңа берләшмә ачылган, анда 4 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Быел “Киләчәк” стратегиясе кысаларында балаларда техник иҗатны үстерүгә якынча 60 млн.сум юнәлдерү планлаштырыла.
“Без үз алдыбызга республиканың һәр муниципаль берәмлегендә, балаларда техник иҗатны үстерү өчен, база мәйданчыкларын һәм мәктәпләрен булдыру бурычын куябыз”, - дип ассызыклады Э.Фәттахов. Аның сүзләренчә, робот техникасы буенча бер мәйданчык булдыруга якынча 3-5 млн.сум таләп ителә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы ассызыклап үткәнчә, Татарстан – машина төзелеше, нефть химиясе, нефть эшкәртү, авиатөзелеш үсеш алган сәнәгать төбәге. Төп бурыч – икътисадның алдынгы тармаклары өчен кадрлар әзерләү. “Инженерлык фәне һәм белгечләрдән башка без сәнәгать продукциясе производствосы үсешен тәэмин итә алмыйбыз”, - дип ышана Э.Фәттахов. Робот техникасы кечкенә яшьләрдән инженерлык-техника юнәлешенә кызыксыну уятырга мөмкинлек бирә.
 
Семинар эшендә  безнең районнан  мәгариф бүлеге башлыгының  тәрбия эше буенча урынбасары Шәйдуллина Э. В. һәм Биклән мәктәбенең “Робототехника” берләшмәсе җитәкчесе Якупов Р. Н. катнаштылар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International