Бергәләшеп армия сафларында хезмәт итәчәкбез

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Балаларга һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан, Шилнәбаш авылы китапханәсендә тематик кичә үтте. Монда мәктәп укучылары өчен Әфган сугышы турында фильм күрсәтелде. 
 
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, китапханәдә «Бергәләшеп армия сафларында хезмәт итәчәкбез» дип аталган бәйге узды. Монда IX-XI сыйныф укучылары катнашты. Яшүсмерләр җитезлектә, этикет кагыйдәләрен белүдә көч сынашты, бирелгән катлаулы мәсьәләләрдән чыгу юлларын, викторина сорауларына җавап эзләде,.Чараны  Шилнәбаш авылының китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International